Белгечләр чир йоктырмас өчен 5 кагыйдәне истә тотарга кирәклеген әйткәннәр.
Роспотребнадзор белгечләре оешманың телеграм-каналында җәен эчәк инфекциясен йоктыру куркынычы арту турында сөйләп үткәннәр.
Алар Иркутск дәүләт медицина университеты студентлары белән берлектә видео әзерләп, анда инфекцияне кисәтүнең 5 кагыйдәсен атап үткәннәр. Болар – чисталыкны саклау, суыткычта чи ризыкны әзере янына куймау, азык-төлекне җиренә җиткереп кыздыру һәм пешерү, саклау температурасын төгәл үтәү, бозылмаганлыгына инангач кына сатып алу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез