Татарстан лагерьларында балаларның җәйге ялы дәвам итә. Июнь башыннан бирле 118 764 бала төрле формадагы 1593 ял оешмасына җәлеп ителгән инде. Планда каралганның 76,8 проценты бу. Җәен барлыгы 154 526 бала һәм үсмерне лагерьларда ял иттерү күздә тотыла.
Бүгенгә Татарстанда 131 ял оешмасы эшләп килә. Болар – мәктәп яны, шәһәр яны лагерьлары, шифаханә һәм профильле сменалар, палаткалы лагерьлар, хезмәт отрядлары. Аларга 17 меңнән артыграк бала җәлеп ителгән. Шул ук вакытта Кара диңгез буендагы дүрт лагерьда 1240 бала ялын дәвам итә. Балалар һәм үсмерләрнең ялын тәэмин итү “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты максатына туры килә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез