Аэропортларда багажны пилотсыз йөртү техникасын сыный башлаячаклар

Киләсе елда Россия аэропортларында җир өстеннән йөри торган пилотсыз техниканы сыный башлаячаклар.

Хәзерге вакытта Икътисадый үсеш һәм Транспорт министрлыклары әлеге мәсьәләне хәл кылу буенча эшли. Бу хакта “Татар-информ” Икътисадый үсеш министрлыгының Цифрлы үсеш һәм мәгълүматлар икътисады департаменты директоры Владимир Волошин сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, эксперимент программасын һәм тиешле карар проектын 2026 елда Хөкүмәткә кертү күздә тотыла. Сынауларны Мәскәү, Сочи һәм Санкт-Петербургның Пулково аэропортларында уздыру күздә тотыла.
Сынау өчен иң элек пассажирлар багажларын йөртү өчен билгеләнгән пилотсыз техникадан файдалану күздә тотыла. 

Мондый технологияләрне гамәлгә кертүнең максаты – багажны төяү һәм бушату эшен тизләтү.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

яңалыклар
" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре