Амур өлкәсенең Тында шәһәре аэропортыннан берничә чакрым ераклыкта “Ан-24” пассажир самолеты радарларның “күз уңыннан” югалган. Бу хакта “Российская Газета” МЧС төбәк идарәсенең телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
“Самолетны эзләү өчен Россия МЧС коткаручылары җибәрелде. Алга таба мәгълүматка ачыклык кертеләчәк”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.
 Бүген иртән Амур өлкәсендә “Ан-24” пассажир самолеты элемтәгә чыгудан туктаган. “Ангара” авиакомпаниясе самолеты Хабаровск - Благовещенск – Тында маршруты буенча очкан.
 Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов әйтүенчә, самолетта 43 пассажир, шул исәптән 5 бала һәм 6 экипаж әгъзасы булган.
“РИА Новости” төбәкнең хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып язганча, “Ан-24” югалган урында һава торышы начар, рейс тоткарланган.
 “ТАСС” язганча, самолет экипажы ниндидер проблемалар яки техник төзексезлекләр турында сигнал бирмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез