Гражданнарның гаилә хәле мәсьәләләре эшкә урнашканда, хезмәт хакы түләгәндә һәм карьера баскычыннан күтәрелгәндә йогынты ясарга мөмкин. Кузбасста Бөтендөнья рус халык соборының V Гомумроссия гаилә форумының пленар утырышында РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Православие хатын-кызлары берлеге» халыкара иҗтимагый оешмасы рәистәше Наталья Дмитриевская шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Өйләнешмичә генә бергә яшәү, аерылышу эшкә кабул иткәндә, хезмәт шартларын, хезмәт хакы күләмен билгеләгәндә, карьера баскычыннан күтәрелгәндә тискәре фактор ролен уйнарга тиеш», - диде Дмитриевская.
«Әлеге чараларны гамәлгә ашыру гаилә институтын ныгытырга, туучылар санын арттырырга һәм гаилә кыйммәтләрен хуплауга юнәлдерелгән корпоратив демографик сәясәт формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде Дмитриевская.
Аның cүзләренчә, Россиядә һәр дүртенче бала никахтан тыш тәрбияләнә. Иҗтимагый палата әгъзасы аерылышу алдыннан мәҗбүри консультация кертергә, шулай ук аерылышу процедурасын максималь катлауландырырга тәкъдим итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез