Әфганстан һәм Татарстан көрәш буенча уртак турнир үткәрергә мөмкин

Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин Кабулда илнең спорт министры, Олимпия комитеты башлыгы Әхмәдулла Васик белән очрашкан. Яклар ике илдә спортны үстерү, шулай ук Әфганстан, Россия һәм Татарстан командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашулар үткәрү мөмкинлеге турында сөйләшкән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

“Әфганстан Футбол федерациясе башлыгының Россия, Татарстан һәм җирле клубларның җыелма командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашулар оештыру буенча мөрәҗәгатенең “KazanForum” 2025 оештыру комитеты, Россия һәм Татарстан Спорт министрлыклары игътибарыннан читтә калмаячагына өметләнәбез. “Талибан” хәрәкәтен тыю туктатып торылганнан соң Әфганстан белән Россия халыкларын якынайтуда беренче адым булачак бу”, – дип билгеләп үткән Әхмәдуллла Васик.
Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, соңгы вакытларда Әфганстанда спорт актив төстә үстерелә. “Күптән түгел генә Төрекмәнстанда узган Азия илләренең көрәш буенча чемпионатында Әфганстаннан 6 көрәшче призлы урыннарны яулады”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Хәбибуллин. Аның әйтүенчә, Россия, Татарстан һәм Әфганстан арасында, спорт тармагын кертеп, ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча әйбәт кенә мөмкинлекләр бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре