Әфганстанда җир тетрәүдән үлүчеләр саны 800дән арткан

Әфганстанда җир тетрәүдән үлүчеләр саны 800 кешедән арткан. Һәлак булганнарны һәм зыян күрүчеләрне эзләү дәвам итә, дип хәбәр итә фаҗига булган илнең хакимияте.

«Беренчел мәгълүматларга караганда, Кунар провинциясендә генә дә 800гә якын кеше һәлак булган», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук Кунарда һәм илнең башка провинцияләрендә 2 меңнән артык кеше зыян күрүе мәгълүм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре