Әфганстанның татар интернаты волейболчылары үзләренең җиңүен Рөстәм Миңнехановка багышлаган

Саманган провинциясендәге татар интернатында тәрбияләнүчеләрнең “Татар бөркетләре” командасы Әфганстанда волейбол буенча яшьләр турнирында җиңгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына илнең Татарлар шурасы башлыгы Забихуло Надери Татар хәбәр иткән.

“Бу турнирда 17 команда катнашты. Егетләр үзләренең җиңүен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка багышлады. Ә провинция губернаторы, дөньядагы татарлар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен, район үзәгенең спорт мәйданчыгын аның хөрмәтенә атарга ризалык бирде”, – дигән Забихуло Надери Татар.
Әйтергә кирәк, Әфганстанның төньягы һәм көнчыгышындагы таулы районнарда волейбол бик уңышлы үсә. Җирле халык җир кишәрлегенең һәр карышын авыл хуҗалыгы өчен бик кадерләп сакласа да, яшьләр барыбер уйнарга мәйданчык таба.
“Волейбол Әфганстанда спортның иң популяр төрләре өчлегенә керә. Бу җәһәттән ул милли спорт төрләре, футбол белән бертигез дәрәҗәдә тора. Татар яшьләре илдә әлеге уенны популярлаштыруга зур өлеш кертә”, – дип билгеләп үткән Россия мөселманнарының Казандагы хәйрия-ватанпәрвәрлек фонды (вәкиллеге Кабулда эшли) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре