Газетага язылу

Африка корпусына Татарстан аша: медиклар һәм пилотсыз очкыч операторларын җыялар

Татарстанда хәрби бурычларны чит илләрдә үтәүне күздә тоткан Африка корпусына пилотсыз очкычлар һәм медицина хезмәте подразделениеләре өчен кандидатлар җыю турында игълан ителде.

Африка корпусына Татарстан аша: медиклар һәм пилотсыз очкыч операторларын җыялар

Шулай ук калган башка хәрби белгечлекләр буенча кандидатлар җыю дәвам итә. Африка корпусына кандидатлар сыйфатында 45 яшькә кадәрге, тиешле белемгә ия булган хатын-кыз пешекчеләр һәм канцелярия хезмәткәрләре  карала. Бер тапкыр түләү күләме – 2,9 миллион сум. Аена 240 меңнән 310 мең сумга кадәр (Россиядән читтә) хезмәт хакы түләнелә. Африка корпусына кандидатлар, гадәттәгечә, җентекләбрәк сайлап алына.

Төп таләпләр – Россия паспортына ия булу, наркотикка, хәмергә бәйлелек булмау, ВИЧ/СПИД, гепатит чирләреннән интекмәү, авыр статьялар буенча хөкем ителмәгән булу, чит илгә чыга алу, әйбәт сәламәтлек. Яшь буенча чикләүләр – 45 яшькә кадәр, командирлар өчен – 55 яшькә кадәр ( әйбәт физик формадагы кешеләргә чыгарма ясарга мөмкиннәр). Африка корпусының медицина хезмәте кирәкле медицина белгечлекләре исемлеге – шактый ук киң. Шәфкать туташлары да, офтальмологлардан алып, реаниматологларга кадәр – табиблар да таләп ителә.

Медицина хезмәтенә хатын-кызлар да контракт төзергә мөмкин. Әмма ир-атлар да, хатын-кызлар да 45 яшькә кадәр генә алына. Кандидатларга карата таләпләр (төп таләпләрдән тыш): урта яки югары медицина белеменә, белгечлек аккредитациясенә (кимендә бер ел гамәлдә булган) ия булу, 6 ай һәм аннан күбрәк вакытка чит илгә  хезмәт командировкасына китәргә әзер булу. Пилотсыз очу аппаратлары хезмәте Африка корпусының пилотсыз очу аппаратлары хезмәтенә 40 яшькә кадәр генә алалар. Кайбер чыгарма очракларда – 45 яшькә кадәр (әмма БПЛА куллану тәҗрибәсе белән генә). Кандидатларга карата таләпләр (төп таләпләрдән тыш): компьютердан әйбәт файдалану. БПЛА куллану, электрон системаларны ремонтлау, композит материаллар белән эшләү,  3D-модельләштерү тәҗрибәсенә ия булу хуплана.

Татарстан аша Африка корпусына ничек эләгергә? “Кайнар линия” телефоннарына (+7 962 558 37 81, +7 962 558 27 89) мөрәҗәгать итү юлы белән.

Түбәндәге адрес буенча: Казан, Себер тракты, 20. Сайт () аша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре