Африка корпусында хезмәт итү өчен Татарстанда контракт төзүчеләр 3 миллионнан артык акча алачак

Татарстанда Африка корпусындагы  бүлекчәгә җыю дәвам итә. Татарстанда контракт төзүчеләргә бер мәртәбә 3,1 млн сум түләнәчәк.  Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе.

Түләү ике өлештән тора: аның 2,7 млн сумы – республикадан, 400 мең сумы Оборона министрлыгыннан бирелә.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру – Татарстанда хәрбиләргә, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән системасының бер өлеше генә. Татарстанда алар контрактны имзалаганга кадәр һәм аннан соң да ярдәмгә исәп тота ала.

Махсус сайтка кереп, Африка корпусына керү өчен мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.  Анда таләпләр, хезмәт шартлары, ташламалар һәм түләүләр, ярдәм чаралары күрсәтелгән.

Сайтта нинди белгечләр кирәклеген, хәрби хезмәткәрләрнең командировкаларга ничек әзерләнәчәген белергә мөмкин, иң киң таралган сорауларга җаваплар бар. Шунда ук онлайн-консультация алырга һәм очрашу язылырга мөмкин.

Командировкада айлык акчалата түләү 230 мең сумнан башлана.

Кандидатларга төп таләпләр:

• РФ гражданлыгы;

• рядовой һәм сержантлар составы өчен – 45 яшькә кадәр, офицерлар өчен – 55 яшькә кадәр; наркотиклар һәм алкоголь белән проблемалар булмау, ВИЧ/СПИД авырулары, гепатитлар булмау;

• авыр маддәләр буенча хөкем ителүләр булмау;

• чит илгә чыгу рөхсәте;

• сәламәтлекнең яхшы булу;

• медицина белеме булган хатын-кызлар-(45 яшькә кадәр);

• эссе климатны җиңел кичерүчеләр.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре