Бөгелмә хәрби комиссариаты территориясендә тантаналы митинг узган. Анда Россия Оборона министрлыгының Африка корпусында, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүгә контракт төзүчеләрне хәрби хезмәткә озатканнар. Алты контрактникның бишесе – башка төбәкләрдән килүчеләр. Бу хакта “Бугульминская газета” яза.
“Иң кыйммәте – безнең гомеребез. Шуңа күрә үзегезне саклагыз, командирларыгыз һәм остазларыгызның әйткәннәрен игътибар белән тыңлагыз, хәрби техниканы өйрәнегез. Барыгызның да сау-сәламәт һәм исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим!” – дип хәер-фатиха биргән шәһәрнең хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов.
Исегезгә төшерәбез: Африка корпусы – Оборона министрлыгының яңа подразделениесе. Аның төп бурычы – Африка илләренә инсрукторлык эшчәнлегендә һәм террорчылыкка каршы көрәштә ярдәм итү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез