Газетага язылу

Африкада беренче тапкыр Татар киносы көннәре узарга мөмкин

Татар киносы Африка континентына юл алырга мөмкин: Казанда Буркина-Фасода Татар киносы көннәрен оештыру мәсьәләсе каралды. Бу хакта Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килгән Буркина-Фасоның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аристид Рапугдондба Людовик Тапсоба белән очрашуда сүз барды.

 

Илче «Алтын Мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова белән очрашты. Яклар «Алтын Мөнбәр» фестивалендә Африка фильмнарының катнашуын киңәйтү, шулай ук үзара хезмәттәшлек һәм мәдәни чаралар, шул исәптән Африкада Татар киносы көннәрен үткәрү турында фикер алыштылар.

 

Очрашулар һәм сөйләшүләр Россиянең Африка илләре белән мәдәни хезмәттәшлеген алга этәрүче «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм «Халык дипломатиясе үзәге» халыкара иҗтимагый оешмасы ярдәме белән уза.

Яклар кинематография һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә үзара кызыксынуларын расладылар. Алар мондый проектларның халык дипломатиясен ныгытуын һәм Татарстан, Россия белән Африка континенты илләре арасында иҗади алмашу өчен яңа мөмкинлекләр ачуын билгеләп үттеләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре