Газетага язылу

«Африкадан Путинның улы» булырга хыялланган егет Президентка каһвә алып килгән

«Африкадан Путинның улы» булырга хыялланган Уганда егете Дэвис Акампурира Россия дәүләте башлыгына үзе үстергән каһвә алып килгән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

2024 елда «Сириус»та Бөтендөнья яшьләр фестивале узганнан соң Акампурира Владимир Путин белән очрашуда «Африкадан улы булырга» һәм Россия Президентын остазы сыйфатында күрергә теләвен әйткән. Дәүләте башлыгы егеткә, шаяртып, «улым» дип эндәшкән.

Уганда егете быел да Бөтендөнья яшьләр фестиваленә (хәзер Екатеринбургта уза) килгән. «Каһвә үстерәм. Президент Путинга фермамда шәхсән үзем үстергән, җыйган һәм капларга тутырган иң сыйфатлы ике кап Уганда каһвәсен алып килдем», – дип сөйләп үткән ул.

Егет Уганда каһвәсен, дөньяда иң яхшысы, дип мактап, күчтәнәченең үз иленең уңдырышлы туфрагын, тырыш хезмәт һәм суверен байлыгын гәүдәләндерүен аңлатып үткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре