Бүген төнлә Әлмәт шәһәре Урсала микрорайонында Беренче Май урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыккан.
“Татар-информ” Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, коткаручылар 88 кв м мәйданга җәелгән янгынны сүндергән. Хәрабәләрне чистартканда, 92 яшьлек әбинең мәете табылган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез