Авария кичә кич килеп чыккан.
Кичә кич Яшел Үзән шәһәренең Волжская урамында коточкыч юл фаҗигасе булган. “Лада”, юлдан “очып”, агачка килеп бәрелгән.
“KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, авариядә 37 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Аның Мари Иленнән килгәнлеге мәгълүм.
 Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеодан күренгәнчә. Машина уң ягы белән агачка килеп бәрелгән. Аңа нык зыян килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез