Яшьләрнең Икътисадый, хокукый һәм электрон культурасын үстерү, талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү, аларны дәүләт белән идарә итү мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан «Президент булсам» III Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы үткәрелә.
Конкурста 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар, гомуми белем бирү оешмалары укучылары, һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентлары, яшь белгечләр катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар рәсми сайтта konkurs-president.ru 2021 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурсның финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2021 елның 3 ноябреннән 5 ноябренә кадәр булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез