Бишенче чакырылыш Әгерҗе районы советының беренче утырышында депутатлар муниципалитет башлыгы итеп бертавыштан Ленар Нургаяновны сайлады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов катнашты.
«Соңгы көннәрдә районнарның вәкиллекле органнарының беренче оештыру утырышлары үткәрелде, анда җирлек башлыклары, аларның урынбасарлары һәм район советына вәкилләр сайланды. Әгерҗе муниципаль районы советы тулысынча формалашты. Бүген район башлыгын сайлау төп мәсьәлә булып тора», – дип билгеләп үтте ул һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Ленар Нургаяновның кандидатурасын тәкъдим итте.
Марат Зиатдинов әйтүенчә, Ленар Нургаянов районны ике елдан артык уңышлы җитәкли. Бу вакыт дәвамында төрле программалар кысаларында торак йортлар, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары һәм җәмәгать урыннары төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Яңа эш урыннары булдырылган, сәнәгать предприятиеләре ачылган, авыл хуҗалыгында һәм коммуналь өлкәдә яхшы үзгәрешләр булган.
Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров үзенең чыгышында район Нургаянов җитәкчелеге нәтиҗәсендә социаль-икътисади үсеш мәсьәләсендә шактый нык алга китте, дип ассызыклады.
«Ул, грамоталы һәм җаваплы җитәкче буларак, өстенлекләрне билгели белә. Кадыбаш авыл җирлегендә Мәдәният йорты капиталь ремонтланды, Кадыбаш белән Касай авыллары арасындагы юл асфальтланды. Касайда 6 мең башка исәпләнгән яңа мегаферма төзелә, бу өстәмә эш урыннары булдырачак. Бу авылның киләчәге бар дигән сүз», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез