Кичә кичен Красный Бор авылында бик көчле янгын чыккан. Янгында авыл халкына зур зыян килгән. МЧС бүлегенә янгын чыгу турында хәбәр 16 сәгать 28 минутта кергән. Гаражларга ут капкан, дип яза “Агрызские вести”.
Барлыгы 15 кирпеч гаражга, 15 – кирпеч һәм 20 – агач сарай, 2 мунчага зур зыян килгән, кайберләре бөтенләй көлгә әйләнгән. Шулай ук корылмалар хуҗаларының мөлкәте: эш кораллары, кием-салым янган. Мал-туар һәм кош-кортны да коткарып калуга ирешелмәгән. Янгын барлыгы 950 квадрат метр мәйданга җәелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез