“Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин быелгы Юлламаның үзенчәлекле булуына басым ясады.
– Шунысын билгеләп үтәргә кирәк – быелгы Юллама былтыргыларыннан аерылып тора. Президент үз чыгышын махсус хәрби операция темасыннан башлады – чөнки илнең төп вакыйгасы ул бүген. Бу бит очраклы гына түгел. Өлешчә мобилизация, хәрби хезмәткә чакырылганнарга ярдәм итү, аларның гаиләләренә булышлык һәм башка чаралар – бу сорауларга безнең барлык муниципалитетлар да җәлеп ителгән. Бик зур эш! Кыенлыклар бар, әлбәттә, моңарчы күрелмәгән санкцияләр, сәүдә чикләүләре, логистика мәсьәләләре, әмма урыннарда эш дәвам итте. Соңгы елларда җирле үзидарә органнары республика программалары һәм милли проектларны тормышка ашыру буенча өзлексез эш алып бара, районнарда, авылларда торак йортлар, мәктәпләр, яңа балалар бакчалары, китапханәләр, спорт мәйданчыклары төзелә. Халык белән аралашу, яшәү шартларын яхшырту – безнең алга куелган бурыч менә шул, шуңа күрә җирле үзидарә алга таба да үз эшен камилләштерер, республика шәһәрләре, районнары, авыллары үсеше өчен тагын да күбрәк көч куяр дип уйлыйм, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез