Газетага язылу

Әгъзам Гобәйдуллин җирле үзидарә көне белән котлады

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җирле үзидарә көне белән котлады.

«Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары,

депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы исеменнән сезне чын күңелдән җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Бүген Татарстан җирле хакимияте органнарында унбиш меңнән артык кеше эшли. Болар – шәһәр, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, хезмәткәрләр, депутатлар, территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары. Сезнең профессиональлегегез, командалы эшегез һәм республика җитәкчелегенең системалы ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан бүген Россиянең иң мөһим күрсәткечләр буенча алдынгы регионнарының берсе булып тора. Республика муниципалитетларында татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән масштаблы милли проектлар, федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Муниципалитетларны үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә һәрвакыт уңай бәя ала.

Ветераннарыбызга аерым рәхмәт. Сез шәһәрләр һәм авыллар үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Бүген сез салган нигезгә таянып, без яңа җаваплы мәсьәләләр хәл итәбез. Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы дип аталган агымдагы ел да җирле хакимияткә аерым җаваплылык йөкли. Безнең төп бурычларыбызның берсе – ата-бабаларыбызның тарихи мирасын һәм традицияләрен саклау, яшь буыннарны Россиянең күпмилләтле халкының батырлыгына һәм хезмәт сөючәнлегенә хөрмәт рухында тәрбияләү.

Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга, анда катнашучыларга һәм хәрбиләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, Россиянең яңа төбәкләренә ярдәм оештыру муниципалитетлар эшенең иң мөһим юнәлеше булып кала.

Бу бурычларның барысы да республика һәм муниципаль хакимият органнарының уртак эше нигезендә уңышлы хәл ителә. 

Хөрмәтле коллегалар!

Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, республикабыз үсешенә юнәлгән яңа казанышлар телим!

Без бергәләп барлык максатларга ирешербез!»

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе 

Ә.С. Гобәйдуллин

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли п

Көн хәбәре