Документтан аңлашылганча, республика бюджетының керемнәре – 71,4 миллиард сумга, чыгымнары – 57,7 миллиард сумга арта. Кытлык исә ике тапкырга – 17,2 миллиард сумга кадәр кими.
«Үзгәрешләрне исәпкә алып, агымдагы елга республика бюджетының керемнәре – 576,5 миллиард сум, чыгымнары – 593,8 миллиард сум тәшкил итәчәк», – диде Марат Фәйзерахманов.
Министр сүзләренә карганда, өстәмә керем чыганаклары арасында, шул исәптән, федераль трансфертлар бар. Алар 28,9 миллиард сум тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез