Җәйнең өченче аенда соңгы эш атнасы Татарстанда яшәүчеләр өчен 4 көнлек кенә булачак. 30 августта Республика көне билгеләп үтелүгә бәйле бу. “Татар-информ” Хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календаре мәгълүматларына таянып, шул хакта искәртә.
“Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында” закон нигезендә, 30 август – Республика көне бездә ял көне, бәйрәм көне булып тора.
Шуңа күрә җәй ахырында рәттән 3 көн (30 һәм 31 августта, 1 сентябрьдә) ял итәчәкбез.
Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм алдыннан килүче эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Димәк, пәнҗешәмбе – 29 августта 1 сәгатькә кимрәк эшләячәкбез, дигән сүз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез