Газетага язылу

Җәяү йөрү организмга ничек тәэсир итә?

Кайсы гына чир турында сөйләргә алынсаң да, табиблар күбрәк хәрәкәтләнергә, җәяү йөрергә киңәш итә. Күп йөргәч, умыртка баганасы тукымалары, буыннар ныгый. Ник дигәндә, мускуллар киеренкелеге вакытында кан башка вакытта барып җитә алмаган нокталарга кадәр килә. Шул рәвешле аларны кислородка баета. Тиз йөргәндә, тукымалардан агулы матдәләр, шлаклар чыгарыла.

Җәяү йөрү организмга ничек тәэсир итә?

-3 минут йөрсәң, кан басымы төшә;

-5 минут саф һавада йөрсәң, кәеф күтәрелә;

-5–10 минут йөрсәң, иҗади уйлау сәләте арта;

-ашаганнан соң 15 минут йөрсәң, кандагы шикәр күләме азая;

-ашаганнан соң көн саен 30 минут йөрсәң, авырлык кими;

-40 минут җәяү йөргән өлкән кешегә ишемия куркынычы янамый;

-90 минут саф һавада йөрсәң, күңелдәге начар уйлар, депрессия бетә.

Кан басымын төшерә

Кан басымы күтәрелгәндә, бер эчемлекнең файдасын күрәм. Аны һәркем әзерли ала. Аны ясау өчен 1:1:1 исәбендә кара миләш, балан һәм бал кирәк. Аларның барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куярга кирәк. Кан басымы күтәрелсә, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабам да 1 стакан җылы су белән эчәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре