Җәяүлеләр урамында бомба калдырган кешене тоткарлаганнар

Истанбулның Бәйуглы районы Истикляль туристлар урамында бомба калдырып киткән кешене тоткарлаганнар. Бу хакта Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу белдергән, дип яза ТАСС. Бомбаның якшәмбе көнне хәрәкәткә китерелүен, фаҗигадә 6 кешенең һәлак булуын, 80нән артыграгының зыян күрүен искәртик.

“Истанбулның иминлек идарәсе хезмәткәрләре Бәйуглы районында бомба калдырган кешене тоткарлады. Аннан хәзер сорау алына”. – дигән министр.

Сойлу әйтүенчә, террорчылык акты эзләре Сүрия китерә, аңа Әнкара террорчы дип таныган төркемнең катнашы булырга тиеш. Террорчылык актына бәйле рәвештә шик төшкән 20дән артыграк кеше тоткарланган.
Төркия Эчке эшләр министрлыгында күздә тотылганча, террорчылык актын оештыру турында боерык Сүриянең Кобани шәһәреннән килеп төшкән, ә аны Африннан килгән кеше башкарган. Болар – Сүриянең төньягында урнашкан шәһәрләр. Аларда Төркиядә тыелган Көрдестан эшчеләр партиясе һәм Сүрия көрдләренең “Халыкның үзоборонасы көчләре” бик актив.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре