Айдар Җаббаров Тинчурин театрының яңа баш режиссеры буларак тәкъдим ителде

Айдар Җаббаров сентябрьдән Тинчурин театрының яңа баш режиссеры вазифасына керешәчәк. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

Моңа кадәр бу вазифаны дүрт ел дәвамында Туфан Имаметдинов башкарды.

Айдар Җаббаров моңа кадәр Камал театрында эшләде. Тинчурин театрындагы беренче спектакльне ул октябрьнең беренче яртысында чыгарырга ниятли. "Быелга мин үзем дә бик күп эшләргә җыенам. Беренче спектакльләр музыкаль жанрларда булачак. Шул ук вакытта башка бик күп режиссерлар белән сөйләшергә өлгердем. Алар да Тинчурин театрында спектакльләр куярга бик теләп ризалашты", - дип сөйләде Айдар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре