Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Бу турыдагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Айдар Фәйзрахмановка әлеге мактаулы бүләкне юбилей концертында тапшырдылар.
«Музыка сәнгатен үстерүдәге мөһим казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләргә», диелгән указда.
Айдар Фәйзрахмановка бу бүләкне
 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды. Марат Әхмәтов юбилярны милли символ, ә аның ансамблен - милли бренд дип атады.
-Аңа әле гомер көзенә иртә, - диде Марат Әхмәтов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез