Кичә Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат булды. Әлеге зур югалту турында Татарстанның һәм Башкортстанных халык артисты Айдар Галимов социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.
"Фидан Сафич Гафаров вафат булды… БАРЫБЫЗ ӨЧЕН ДӘ ЗУР ЮГАЛТУ...! Һәр күзәнәген, бөтен тормышын һәм язмышын театрга багышлаган кеше китте! Бөек Актер һәм бөек кеше! Без аның образларында һәм җырларында үскән һәм тәрбияләнгән буын! Фидан Гафаров - балачагыбызның, яшьлегебезнең, аннан соңгы тормышыбызның кумиры… Аны якыннан белүемә, иҗатыма игътибарлы булуына һәм бәһасез киңәшләренә чиксез рәхмәтлемен! Ул чын талант, кеше, дус иде һәм безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, – дигән җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез