Айдар Метшин коммуналь инфраструктураны модернизацияләү турында: «Көтелгән программа»

2025 елдан Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча программа эшли башлаячак. Бу хакта Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин сүзләренчә, бу Юлламада яңгыраган гаять мөһим тәкъдим.

– Бу сорау республика өчен генә түгел, илнең бик күп төбәкләре өчен дә актуаль, – дип фикере белән уртаклашты ул. – Шуңа күрә дә Рәиснең бу тәкъдимен шәхсән үзем өчен дә гаять мөһим дип саныйм. Коммуналь инфраструктурага бәйле сораулар күптәннән авырткан урын иде инде. Ул мәсьәлә озак вакыт чын мәгънәсендә «җир астында» калып торды. Бу программа – бик көтелгән. Республика бу программаны уңышлы башкарып чыгачак. Безнең тәҗрибә бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре