Бу көннәрдә вакытының бик тыгыз чагы. Концертын оештырып, бер-бер артлы яңа җырлар яздырып, үз тамашачысы белән очрашырга әзерләнеп йөри. Айдар Рәкыйповның иҗади халәте һәм кәефе белән кызыксындык.
– Айдар, эстрадага кинәт кенә килеп кердең дә, инде тамашачы яратып өлгергәч кенә юкка чыктың. Хәзер менә яңадан күренә башладың.
– Эстрадага килеп керүем халык өчен бәлки кинәт кебек булгандыр. Ләкин мин аңа кадәр дә чыгыш ясый идем. Ә инде актив иҗат итә башлавым продюсер белән эшләү, шәхси концертларымны куюга бәйле иде. Аннары тормышның бер сынавы булдымы икән инде, продюсер белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, эш хәтта судка кадәр барып җитте.
– Үткән эшкә салават, диләр. Араны өзеп бетердеңме, инде тынычландыңмы?
– Ара өзелде. Мин судка кадәр дә, аннары да утырып сөйләшү ягында идем. Чөнки шулай гына уртак тел табыла һәм ниндидер нәтиҗәгә килеп була. Бәлки билгеле бер вакыттан соң, ул әзер булгач, очрашып сөйләшербез. Хәзер инде мин тынычландым. Яшермим, авыр чакларым булды. Суд юлында йөрү рәхәт әйбер түгел. Хәзер барысы да яхшы. Өйләндем. Үзем теләгән, яраткан һөнәремдә калдым. Артистлар арасында, авырлыклар башлангач, башка өлкәгә китүчеләр дә бар бит. Минем дә андый уйлар бар иде. Ходай миңа иҗат юлында калырга көч бирде.
– Кешеләргә ышанычың югалмадымы?
– Элек мин беркатлырак, кешегә ышанучын идем. Вакыт узу белән, тормыш сине өйрәтә, уй-фикерләреңне дә үзгәртә. Кешеләргә ышанмыйм дип әйтә алмыйм, ләкин саграк булырга кирәген дә онытмыйм.
– Шәхси концертыңны куярга әзерләнеп йөрисең. Куркытмыймы? Тамашачы җыю авыр, диләр.
– Җырчы өчен шәхси концерт ул – тамашачыга үзенең хыялларын, уй-фикерләрен җиткерү, иҗат юлында туплаган тәҗрибәсен күрсәтү. Бу елларда үземне халык белән якынайдым дияр идем. Һәр эштә дә нәтиҗә булсын өчен вакыт, тәҗрибә кирәк. Элегрәк мин тамашачы белән аралашудан бераз курка идем. «Болай дип әйтсәм, ошатмаслар инде», – дип икеләнгән чаклар да булды. Хәзер үземне иркенрәк тотам, тамашачы белән аралашу да рәхәтлек бирә, алар да миңа якынайды. Кая гына барсам да, мин аларның җылы карашын тоям. Кайвакыт «солянка» концертларында залда утыручылар белән аралашып, җырлыйсы бар икәнлеге дә онытылып китә. Сәхнә артыннан: «Әйдә, җырла инде!» – дип кычкыра башлыйлар.
Ә үз концертымда – 25 мартта ашыкмый гына аралашып, бергәләп вакытны күңелле уздырырга өметләнәм. Тамашачы җыелмас, дип курыкмыйм. Мине яраткан, көткән, минем белән аралашырга теләгән халык күпме булса да килер. Әйе, чыгымнар күп. Ләкин йөз кеше киләме, ике йөзме – мин барысына да канәгать булып җырлаячакмын. Чөнки барысы да – минем тамашачым. Киләчәктә алар тагын да артыр, Аллаһ боерса. Авырлыклар килеп чыккач та: «Айдар, син кайда, концертларың кайчан була?» – дип борчылып яздылар. Яңа җырларым чыккач та хуплап торалар. Тамашачының мондый игътибары миңа этәргеч бирә.
– Бүген продюсерың бармы?
– Юк, үзем генә эшлим. Янәшәмдә киңәш белән ярдәм итүче дусларым бар.
– Синең тамашачың кем?
– Алар төрле. Бүген мине өлкәннәр дә, яшьләр дә тыңлый. Мин аларның барысын да истә тотып иҗат итәм. Концертта баянга гына да җырлап булмый. Җырларны заманасына туры китереп сайларга кирәк. Ләкин җырчының баянга кушылып җырлавы ул – үзе бер бәхет. Бу минем өчен дә шулай. Концертта халык җырлары да, ретроҗырлар да булачак. Чөнки кечкенәдән шундый җырларны җырлагач, алар минем йөрәгемә кереп урнашкан. Мәктәптә укыганда, безне сыйныф белән филармониягә концертларга алып баралар иде. Ул вакытта курайга яисә баянга кушылып җырлаучылар бала-чагага кирәк тә булмаган кебек. Ләкин мәҗбүри тыңлатып булса да, халкыбыз җырларын безнең күңелгә сеңдергәннәр. Хәзерге балаларга да мондый тәрбия алымнарын кулланырга кирәктер дип уйлыйм. Безнең өйдә гел гармун тавышы, җыр-моң булгач, минем үзем өчен андый концертлар балачакта да якын иде.
– Бу урында гаиләң белән дә таныштыр инде.
– Минем әти дә, әни дә – иҗатка гашыйк кешеләр. Әтиләр – сигез туган: алты малай, ике кыз. Ир балалар барысы да баянда уйный, сигезе дә җырлый. Әти: «Баянда уйнарга бер-бер артлы мунчага кереп өйрәнә идек», – дип искә ала. Әни ягы да бик сәләтле, матур җырлыйлар, бииләр. Менә шуларны күреп үскәч, ничек инде үзең дә иҗатка тартылмыйсың?! Башкача булырга мөмкин түгел иде.
– Син дә баянда уйныйсыңдыр бит?
– Әти мине өйрәтергә алып барган иде. Никтер өйрәнә алмадым. Музыка мәктәбендә саксофон белән флейтага йөрдем. Уфа сәнгать училищесында академик вокал бүлегендә укыдым. Казанда мәдәният институтын кызыл дипломга тәмамладым. Хәзер өч дипломым бар. Кем белә, бәлки киләчәктә аларның кирәге булыр, яшьләрне вокалга өйрәтергә туры килер. Хәзергә мин үз иҗатымны камилләштерергә, тырышып эшләргә телим. Шәхси концертларым белән районнарга, башка шәһәрләргә дә чыгасым килә. Чакырулар, тәкъдимнәр бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез