«Бу көнне журналистиканың медиатармакны булдыручы барча кешенең уртак эше генә түгел, бәлки иҗтимагый аңны ныгыту һәм буыннар элемтәсен саклау буенча мактаулы миссия икәнен дә искә төшерү урынлы булыр, – диелгән котлауда. – 2026 ел Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Россия Халыклары бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Аның кысасында милли бердәмлек, Россиянең күпмилләтле халыклары арасында тынычлык һәм татулыкны, милли мәдәниятләр һәм телләрнең күптөрлелеген саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән яңа стратегияне – 2036 елга кадәр дәүләт илкүләм сәясәт стратегиясен тормышка ашыру башлана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елны, республикада Ватаныбызны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирам билгесе итеп, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы буларак игълан итте.
Киләчәк буыннарның илебезгә нинди мөнәсәбәттә торачагы, күпмилләтле халкыбызның батырлыкларын үз күңелләрендә ничегрәк саклаячагы безнең бүгенге ихтирам-хөрмәтебез һәм горурлыгыбызга бәйле.
Кадерле коллегалар, сезне бәйрәм уңаеннан котлап, рәхмәтле укучыларыгызның, тамашачылар һәм тыңлаучыларыгызның күп булуын, шулай ук һөнәри бурычларыгызны үтәүдә зур уңышлар телим!»
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез