Почтальоннар җитмәү - күпчелек район редакцияләренең төп проблемасы. "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шулай дип белдерде. Бу хакта ул агентлыкның еллык коллегиясендә әйтте.
- Баш мөхәррирләр арасында үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, Лаеш, Мамадыш, Кайбыч, Яңа Чишмә, Менделеевск, Питрәч районнарында почтальоннар җитмәү, ә Минзәләдә дистәләгән авылга бер почтальон хезмәт күрсәтүе ачыкланды. Әтнә, Бөгелмә, Биектау, Лениногорск, Ютазы, Тукай районнарында кайбер почта бүлекләре ябыла. Кама Тамагы районында алты зур торак пунктта элемтә бүлекләре юк инде, - диде агентлык җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез