Әлеге минутларла «Ватаным Татарстан» газетасының 105 еллыгы уңаеннан Милли Китапханәдә тантаналы чара уза.
Газетаны юбилее белән "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.
- «Ватаным Татарстан» - чын мәгънәсенду, безнең татар журналистикасына, гомумән, милләтебезгә зур йогынты ясаган басма. Бер яктан, рәсми басма буларак төпле һәм сыйфатлы язу, ә икенче яктан, халыкчан һәм җиңел телле булып калу - ул зур казаныш. Сез бу эшне зур сыйфат белән башкарасыз. Быел исә газетага инде 105 ел, ә ул әле да яшәп килә: һәрвакыт яңалык эзли, яңа ысуллар белән тугры укучыларына барып җитергә тырыша. Барыгызны да бәйрәм белән! - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез