Казандагы “Адымнар” күптелле белем бирү мәктәбе директоры, Дәүләт Советы депутаты Айдар Шәмсетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мәкаләсе уңаеннан үз фикерләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, республикадагы үзгәрешләрне һәр беребез сизә.
– Президентның республиканы, шул исәптән, мәгарифне үстерү турындагы сүзләрен бик уңай бәялим. Һәр илнең үсеше мәгарифтән, кеше капиталын үстерүдән башлана. Президент моны яхшы аңлый. Бездә балалар, укучылар, яшьләр өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. Ел саен дистәләгән бакчалар, мәктәпләр ачыла. Без моңа ияләшкән инде. Барлык төбәкләрдә дә вазгыять андый түгел. Кайберләре өчен бер мәктәп ачу да тарихи вакыйга булып тора. Казанда ел саен 2-3 мәктәп ачмыйча калганыбыз юк. Болар барысы да республика ярдәме белән эшләнә. Сан гына түгел, сыйфат мәсьәләсен дә кайгыртабыз. “Ворлдскиллс” хәрәкәтен, һөнәри белем бирүне үстерүгә дә зур игътибар бирелә, – ди Айдар Шәмсетдинов. – Белемле кадрлар әзерләмичә, икътисадны үстереп булмый. Бездә моны да яхшы аңлыйлар. Иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерәбез, инновацияләрне төрле яклап уйлап кулланабыз. Татарстан еш кына яңа идеяләр, технологияләр, законнарны сынап карау мәйданына әверелә. Без кыю, әмма кешеләрнең тормышын яхшыртырлык аңлы тәҗрибәләргә әзер. Президентның бу сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Республикадагы үзгәрешләрне һәр беребез сизәбез. Директор буларак, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләр белән аралашканда республика өчен тагын да горурланып куям.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез