Төрек сериалларын тыярга кирәк! Соңгы арада җәмәгатьчелек телендә әнә шундый сүзләр еш ишетелде. Янәсе, андый фильм-сериаллар гүзәл затларга гаилә коруда комачау итә. Чөнки, шуларны карап, андагы ир-атларга сокланып, хатын-кызлар Россия ирләренә кызыкмый, читтәге кояш турында хыяллана икән. Төрек Сәрканнарына кызыгып яшәгән туташлар янына Вәли белән Иван ничек якын килсен ди инде?!
Дөрес, ил күләмендә күпме хатын-кызның чит ил кешесе белән гаилә коруын төгәл белгән кеше юк. Кайбер статистика мәгълүматлары илдә яшәүче һәр бишенче кәләш чит ил кешесенә кияүгә чыга, әмма озын гомерле гаилә тормышы кора алмый, ди. Мондый никах 5–6 елдан соң таркала. Танышу сайтлары үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә күз салсаң, Россиядә яшәүче гүзәл затларның 10 проценты гына (нигездә 25 яшькә кадәр булганнары) башка илләр гражданнары белән очрашуга каршы түгел.
Ә сез чит ил кешесе белән гаилә коруга ничек карыйсыз? Мәхәббәткә киртә бармы?
Лиана Мәрданова, «Болгар радиосы» ди-джее:
– Бервакыт әнием белән татарча КВН карап утырабыз. Сәхнәгә кара тәнле егет чыкты. Әнигә карадым да: «Таныштырырга шундый кияү белән кайтсам...» – дим. «Ничек кайткан, шулай китәр», – диде... Минем әнигә булачак киявенең татарча белүе дә мөһим әле: күзгә-күз карашып, сөйләшми утырырбызмыни, ди ул.
«Чит ил кешесенә кияүгә чыгар идеңме?» – дип соравыңа килгәндә... Чыкмас идем, дип кырт кисеп әйтә алмыйм. Ә бәлки ул чит илдә яшәүче татар булыр? Ә бәлки минем әти-әнием инглиз телен үзләштерә алыр (көлә)?
Галина Де Сильва (Шри-Ланка):
– Моннан күп еллар элек Шри-Ланкага ял итәргә баргач, әлеге илнең җылы климатына, кешеләренә, табигатенә сокланып кайткан идем. Әллә инде күченеп китәргә, дигән уйларны күкләр ишетте бугай. Биредә тиң ярымны очраттым. Лауран исемле улыбыз бар. Тел, милләт, дин каршылыгы юк, рәхәтләнеп, елмаеп, бер-беребезгә тәмле сүзләр әйтеп кенә көн күрәбез. Ирем буддист. Аны бернинди руска да алмаштырмас идем.
Наталия Трэян (Канада):
– Ирем – Канададан. Кияүгә чыкканда, аның нинди милләт, дин вәкиле булуы кызыксындырмады. Ул табиб булып эшли. Иң мөһиме – яхшы кеше булсын, дидем. Тора-бара бу таләбемә якыннарым да күнде. Канадада яшибез. Моңа кадәр бернинди кыенсыну тоймадым, хәзер дә тоймыйм. Бала үстерәбез. Аңа беребез дә үз динен яисә мәдәниятен көчләп такмый. Зур үскәч, үзе сайлар.
Венера Хәлимова, макияж ясау остасы:
– Мин үзем төрек сериалларын да, актерларын да яратып бетермим. Күбрәк Корея дип җан атам инде. Әмма Корея вәкиленә кияүгә чыгу дәрәҗәсендә түгел (көлә). Без, ничек кенә яңгыраса да, башка тәрбия алган инде. Мәхәббәт дип кенә булмыйдыр ул. Мине яраткан кешенең минем динемә, милләтемә карата мәхәббәте дә мөһим. Беребез мәчеттә, икенчебез башка гыйбадәтханәдә дога кылыйкмы? «Мәхәббәткә чикләр юк» дигәннәре – матур сүз генә ул. Тормыш – сериал түгел. Проблемалар көнкүреш ваклыкларыннан да пәйда булырга мөмкин. Исән булып, үз татарымны табып, бәхетле тормыш корырга язсын! Бәхетләрен табып, читкә чыгып киткәннәргә карата тискәре фикердә түгелмен. Моның өчен күңелең иркен, стереотиплардан азат булу, көч кирәк! Димәк, мин андый кеше түгел. Чит илләрдә солтан булганчы...
САН
2021 елда уздырылган Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, 30 миллионнан артык хатын-кыз кияүдә. Аларның 27 миллионнан артыгы рәсми рәвештә никахлашкан. 8,7 миллионнан артык россияле беркайчан да гаилә кормаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез