Әлеге премия Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова тәкъдиме белән оештырыла. Үсеп килүче буынны кечкенәдән тирә-ягыбызга карата сакчыл булырга өйрәтәләр шулай. Ул табигатьне саклауга һәм экомәдәниятне популярлаштыруга багышланган үзенчәлекле идеяләр, тәкъдимнәр һәм проектлар өчен бирелә. Хәер, кем кемне өйрәтәдер әле. Балаларның эшләре тәҗрибәле экологларны да шаккатыра, иң әйбәтләре әзер проект буларак тормышка ашырыла. Катнашучыларга кинәнеп иҗат итәр өчен юллар ачык. Уй-хыялларын, максатларын күбрәк чагылдырырга мөмкинлек бирә торган 13 номинация булдырылган: «Экотуризм», «Экоблогер», «Экорәсем», «Экомультфильм», «Экогаилә», «Экомәктәп», «Экопроект», «Күңел экологиясе», «Киләчәк буын», «Экомәгариф», «Экосоюз», «Экодөнья», «Зоодөнья». Балалар берничә номинациягә эшләр җибәреп тә гаҗәпләндерә.
– Катнашучылар саны ел саен арта гына. Беренче сезонда Татарстаннан 800 гә якын бала катнашты, дүртенчесендә аларның саны 8000 гә кадәр артты. Ә инде бишенче һәм алтынчы сезоннарда ел саен 20 меңнән артык кеше эшләрен җибәрә, – дип, нәтиҗәләр белән бүлешә Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров.
Беренче сезонда ук җиңүчеләргә ноутбук, кыйммәтле телефоннар бүләк итеп кызыктыру үз нәтиҗәсен бирдеме, республика мәктәпләренең активлыгымы, табигатькә йөз белән борылумы – Татарстан ел саен катнашучылар гына түгел, җиңүчеләр саны белән дә алдыра. Оештыручылар бүләк белән генә чикләнми, балаларның киләчәктә кайсы юнәлеш буенча һәм кайда белем алуларына да оеткы салып куя. Россиянең 150 гә якын югары уку йорты, 20 көллият абитуриентларга – «Экология – һәркемнең эше»ндә катнашучыларга өстәмә баллар бирә. Премия җиңүчеләре һәм призерлары югары уку йортларында, шул исәптән бюджет нигезендә яки максатчан юнәлеш буенча укуга дәгъва итә ала. Өстенлекләрне экология юнәлешендә генә түгел, теләсә нинди белгечлек буенча да алырга мөмкин.
– Татарстанның 5 югары уку йорты Росприроднадзор белән килешү имзалады. КФУ, Казан энергетика университеты, Казан техник университеты, Казан технология университеты, Аграр университет белән хезмәттәшлек итәбез хәзер, – ди Фаяз Шакиров.
«Экология – һәркемнең эше» премиясенең VI сезонына нәтиҗәләр дә ясалган инде. Республикадан 120 дән артык катнашучы җиңүче һәм призер, махсус бүләк ияләре булган.
Бәйгегә эшләрен җибәргән 150 бала «Сәләт»нең «Киләчәк һөнәре» форумында катнашты. Махсус сменада балалар әйләнә-тирә мохитне саклауга, калдыкларны эшкәртү һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләренә багышланган мастер-классларда белемен арттырды. Яшь экологларны интерактив уеннар, экологик тикшеренүләр һәм экспертлар белән очрашулар берләштерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез