Татарчага «Әйләндереп-тулгандырып башны бутау» дип тәрҗемә итәргә мөмкин булыр иде. Сүз Иранга каршы башланачак сугышның яңа раунды турында бара. «Америка җитәкчелегенең каршылыклы белдерүләре артында Америка һәм Израиль яшерен хезмәтләренең интенсив эше ята», – дип белдерә сиончы журналистлар.
Израиль разведкасы җитәкчесе Роман Гофман (элекке СССРда туган гыйбри) үткән атнада Америкада булып кайтты. Анда Трамп администрациясе вәкилләре һәм Үзәк разведка идарәсе башлыгы Джон Рэтклифф белән очрашты. Сер түгел: Израиль Вашингтонны сугышның яңа этабын башларга котырта. Гофман, имештер, океан артына Иранның атом программасы турында яңа мәгълүматлар алып барган. Якшәмбе көнне, Израильгә кайткач, сәфәренең нәтиҗәләре турында куркынычсызлык кабинетына сөйләргә тиеш иде. Аннан соң Премьер-министр вазыйфасын башкаручы Нетаньяху белән дә аерым очрашырга планлаштырылган. Сиончылар котылгысыз рәвештә яңа сугышка әзерләнә. Аларның Вашингтондагы хезмәтчеләре дә кушылмый калмас, чөнки вакыйгалар үсеше һәм мантыйгы шуны таләп итә. Америкага дәүләт әҗәтләре процентларын түләү өчен генә дә хәзер 1 триллион 400 миллиард доллар акча кирәк. 2020 елдан соңгы вакыт эчендә бу сумма өч тапкыр үскән һәм озакламый АКШның социаль тәэминатка тотыла торган бюджетын узып китеп, дәүләт чыгымнарының иң зур статьясына әверелергә вәгъдә итә. Шуңа күрә Вашингтонда кем генә лидер булмасын, котылгысыз рәвештә илне хәрби конфликтка тартып кертәчәк.
Якын Көнчыгышта вазгыятьне катлауландыру Тель-Авивның «Зур Израиль» проекты белән дә тыгыз бәйләнгән. Нетаньяхуга Премьер-министр постында калу өчен сугышны кичекмәстән башларга кирәк. Шушы факторлар барысы бергә тупланып, без якындагы атналарда янә ракеталарның интенсив очышын күзәтербез, дип әйтә алабыз. Иран парламенты Рәисе Галибаф: «Тәһран озакка сузылган ни сугыш, ни тынычлык халәтен кабул итмәячәк», – дип белдерде. Узара атышулар әле дә бара. Төбәккә Американың өченче очкыч йөртүче корабы «Теадор Рузвельт» җитәкчелендәге кораблар төркеме килеп җитте. Димәк, зур сугыш озак көттермәс.
Йәмәндә хәлләр кискенләшүен дәвам итә. Хөсиләр илнең көньяк ярын яулап алып бетереп килә. Беррәтән Согуд Гарәбстанының нефть объектларына һөҗүмнәр дә дәвам итә. Төбәктә кара көч тарфыннан зур фетнә потенциалы оештырыла. Гәрәп илләренең дәүләт әҗәте дә рекордлы рәвештә үсте. Ун илнең тулаем бурычы 1,73 триллион долларга җитте. Глобаль кризис тәэсирендә төбәк өчен бу зур мәшәкатькә әвереләчк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез