Газетага язылу
  • Фото: Ясалма фәһем

Әйләнмә, башым, әйләнмә...

Аны кичермәгән кеше сирәктер. Шатлыктан гына булса ярар иде дә, әмма 80 төрле авыру турында кисәтә торган баш әйләнүне игътибарсыз калдырырга ярамый. Әйләнде дә бетте, димәскә.

Әйләнмә, башым, әйләнмә...

Ике төрле була

Баш әйләнү күп кенә җитди авырулар хәбәрчесе булырга мөмкин. Гадәттә ул ике төрле була: системалы һәм системалы булмаган баш әйләнү. Беренче очракта әйләнә-тирәдәге бар нәрсә әйләнә, йөргәндә, башны борганда баш әйләнү тагын да көчәя. Бу кан басымы төшкәндә, кисәк торып басканда күзәтелә. Колак авыруларыннан интегүчеләр дә еш кына баш әйләнүдән зарлана. Системалы булмаган баш әйләнү вакытында кешенең күңеле болгана, күз аллары караңгыланып китә. Монысы югары кан басымы, анемия, диабеттан интеккән кешеләрдә күзәтелә. Системалы баш әйләнү булганда терапевт, кардиолог, эндокринологка, ә даими баш әйләнүдән интеккәндә неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кайсы куркыныч?

Системалы баш әйләнү куркынычрак. Чөнки системалы булмаган баш әйләнү икенчел билге булып кына санала. Мәсәлән, кан басымы күтәрелү сәбәпле башы әйләнгән кеше кан басымын контрольдә тотса, баш әйләнүдән котыла ала. Шикәр чире, анемия вакытында да шул ук хәл. Төп чирне дәвалаган очракта, баш әйләнүне дә кисәтергә мөмкин. Системалы баш әйләнү вакытында исә бу катлаулырак.

Ятарга кирәк

Баш әйләнгәндә бүлмәне җилләтергә һәм ятып торырга кирәк. Ятканда башны боргаламый гына бер ноктага төбәлеп ятсаң яки күзләрне йомып торсаң яхшы. Ятып торырга мөмкинлек булмаганда маңгайны тезгә куеп, бөгелеп утырып торырга киңәш ителә. Болай эшләгәндә баш миенә кан яхшырак килә һәм хәл сизелерлек яхшыра. Баш әйләнгәндә күкрәк тутырып тирән сулыш алу да хәлне яхшырта.

Белеп тор!

Баш әйләнү даими кабатланганда, табибка күренеп, хәлне контрольдә тотарга кирәк. Кан басымы югары булган кешегә аны көнгә берничә тапкыр үлчәп, тикшереп, тиешле даруларны эчәргә киңәш ителә. Диабет, анемия вакытында да күрсәткечләрне контрольдә тоту зарур. Баш әйләнүне булдырмас өчен спиртлы эчемлекләр кулланмаска һәм тәмәкедән баш тартырга кирәк. Җитди авыру билгесе булмаганда каһвә, тоз күләмен чикләп, даими спорт белән шөгыльләнеп, дөрес тукланып һәм йокы туйганчы йоклап баш әйләнүдән котылырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре