Айназ Габидуллина: "Әнием "Иң матуры - безнең кияү", - ди"

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары – чибәр затларыбыз белән матурлык турында, ә төгәлрәк әйтсәк, ир-атларга чибәрлекнең кирәк булу-булмавы турында сөйләштек. «Чибәрлек туйда гына кирәк» дигән әйтем белән килешәме алар?

Айназ Габидуллина, блогер:

- Юк, килешмим. Һәркемгә чамасын белеп кыяфәтен кайгыртырга кирәк дигән фикердә мин. Ир-ат вакытында чәчен кистереп, кырынып, чиста-пөхтә киенгән булырга тиеш. Заманасына карап актуаль киенсә үзенә үк рәхәт, минемчә. Булачак иремне бары тик кыяфәтенә карап кына сайламадым, әлбәттә. Матурлыгы, холык-фигыле, миңа карата мөнәсәбәте һ.б. - барысы да ошады. Шуңа карамастан, минем ирем - чыннан да матур кеше. Бу - объектив бәя (көлә). Әнием дә "Иң матуры - безнең кияү!"- ди.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

блогер Айназ Габидуллина

Көн хәбәре