10 июльдә Яңа Чишмә районыннан Айнур Әмиров контракт буенча хәрби хәрәкәтләр зонасына китте. Ул Яңа Чишмә хәрби комиссариаты аша чакырылып, 15 көн Самара өлкәсендә хәрби гарнизонда “учебка”да булган, дип яза “Шешминская Новь”.
- Кичә шалтыратып: “Әти, өйрәнүләр бетте, иртәгә самолетта махсус хәрби операция зонасына очабыз”, – дигән хәбәрчегә әтисе Әнвәр абый. – Оныгым, аның улы 26 майда чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китте. Хәзер ул Хабаровск краенда.
Айнур Әмиров улы белән Казанда яшәгән. Улы армиягә алынгач, үзе махсус хәрби операциягә китәргә карар иткән. “Нигә әле өйдә ятарга? Мин анда кирәгрәк, - ди Айнур. – Анда мин Ватанга кирәкмен, хәзер ул саклауга мохтаҗ. Барлык кыю ир-егетләр шунда хәзер. Үземнең дә шулар сафына кушыласым килә”.
 Сүз уңаеннан, контракт буенча хәрби хезмәт шартлары, ташламалар турында 8 (800) 222-59-00 телефоны аша белешергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез