«Бабамнардан килгән батырлык»
Минем әтием Гыйздәтуллин (Гобәйдуллин – сугышта шундый фамилия белән йөргән) Малик Гыйздәтулла улы 1924 елның 7 июнендә Азнакай районының Күктәкә авылында туган. Унсигез яшь тулгач, 1942 елның 24 августында сугышка китә.
Икенче Белоруссия фронтында сугыша. 1943 елның сентябрь аенда 19 яшьлек егет Смоленск янындагы каты бәрелешләрдән соң «Батырлык өчен» медаленә лаек була. 1946 елда «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. 1985 елда «Бөек Ватан сугышы» ордены тапшырыла, барлык юбилей медальләре дә бар. Әти сугыш турында күп сөйләргә яратмый иде, тик шулай да Җиңү бәйрәме якынлашканда, һәр елны орден-медальләрен тагып, авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янына митингка бик теләп бара иде.
Ул сугыштан 1947 елда гына әйләнеп кайта һәм шул елны ук Бөгелмә шәһәрендә механизаторлар курсын тәмамлый. Күп еллар «Авангард» колхозында комбайнчы булып эшли, соңрак терлекчелектә хезмәт куя. Әти безнең бик тырыш һәм тыйнак кеше иде. Аның эшләми торган чагын хәтерләмим. Әтиемнең тырыш хезмәте җитәкчеләребез тарафыннан да югары бәяләнә: 1976 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек була, 1981 елда «Авангард» колхозының Мактау китабына кертелә, 1984 елда «Хезмәт ветераны» медале тапшырыла.
Әнием Гыйздәтуллина Хәерлевара Зариф кызы белән сугыштан соң матур гаилә корып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Әниебез дә – тыл һәм хезмәт ветераны, «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале иясе. Сугышка киткән ир-егетләрне алыштырып, 14 яшендә тракторны иярли. Без, балалары, әти-әниебезнең сугыш вакытында һәм тыныч тормышта күрсәткән фидакарь хезмәтләре белән горурланабыз. Безне эш сөючән, тәртипле итеп үстергәннәре, кешеләрне, туган җиребезне, илебезне яратып яшәргә өйрәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, баш иябез!
Әтиемнең оныгы Айнур Марат улы Гыйздәтуллин 1986 елның 22 июнендә Тымытык авылында туган. Махсус хәрби операция башлануга, илебезне сакларга китә.
Сугышчан дустын коткарганда каты яраланып, госпитальгә эләгә. Малик бабасы кебек бик тыйнак, батыр йөрәкле, намуслы, эшчән егет «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Бераз сәламәтлеген ныгытканнан соң, үз частена әйләнеп кайтып, илебезне саклауны дәвам итә. Кыска гына гомерендә ул бабасы батырлыгын кабатлап, безнең якты киләчәк өчен көрәште. Кызганыч, ул 2024 елның 22 августында батырларча һәлак булды. Үлгәннән соң Батырлык ордены тапшырылды.
Безнең киләчәк өчен туган илебезне яклап, биш ел сугыш юлы узган әтиебезнең, Айнурыбызның батырлыгына сокланабыз һәм алар белән горурланабыз. Авыр сугышта күп югалтулар аша яуланган тыныч тормышыбызның кадерен белеп, геройларыбызның эшен яшь буыннарга тапшыра алсак иде!
Сәүдә Хәйдәрова,
Азнакай районы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез