Айрат Фәррахов: «Юлламаның эчтәлеге киң колачлы»

Татарстан Рәисенең Юлламасы киләчәктә ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәтә торган программа ул. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шулай дип белдерде.

– Рөстәм Миңнеханов Юлламасының эчтәлеге киң колачлы. Ул икътисадый сорауларны да, дөньякүләм вазгыятьне дә үз эченә ала. Бу – бик яхшы. Бу, иң элек, беренче затның, ягъни, Рөстәм Нургали улының позициясе. Икенчедән, безнең өчен киләчәккә программа, – диде ул. – Үземә килгәндә, икътисад, сәламәтлек саклауга бәйле мәсьәләләрне теркәп куйдым. Рәис Юлламасында барлык сораулар буенча да конкрет бурычлар куелды. Безгә җиң сызганып, бергәләп эшләргә генә кала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре