Айрат Фәррахов: Кирәк булса, Кыш бабай килеп, үзе вакцина ясаячак

Яңа елга  яңа көч белән һәм прививкалы килеш керик. Кирәк булса, Кыш бабай килеп, үзе вакцина ясаячак. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррәхов «туры эфир» барышында шулай дип шаяртты. Мәзәк нигезендә дөреслек тә ята: Кыш бабай урынына медицина хезмәткәрен җәлеп итеп, ихтыяҗ булган кешеләргә вакцина ясатырга ярдәм итәчәкләр. Моны Яңа ел бүләге кебек кабул итәргә дә мөмкиндер, ди депутат.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы иҗтимагый кабул итү бүлегенең «Инстаграм» сәхифәсендә сәламәтлек һәм COVID-19 инфекциясе таралу алган чорда медицина ярдәмен күрсәтү турында «туры эфир» узды. Депутатлар, сәламәтлек саклау, Роспотребнадзор һәм башка тармак вәкилләре көн кадагында торган сорауларга җавап бирергә тырышты.

– Әле шушы көннәрдә генә 20 еллыгын билгеләп үткән партиябез безгә ышанганнарның мөрәҗәгатьләренә мөмкин кадәр тиз, төгәл итеп җавап бирергә тырыша. Табиб та, сәясәтче буларак, минем үземә дә көн кадагында торган әлеге мәсьәләгә бәйле йөзләп мөрәҗәгать кабул итәргә туры килә, – диде онлайн-очрашуны алып барган Айрат Фәррәхов.

Аның сүзләренчә, коронавируслы чорда халыкның сораулары да, рәхмәт сүзләре дә шактый җыелган. Депутат аларны очрашуда катнашкан хезмәттәшләренә җиткерде.

Коронавирус белән чирләп, хастаханәгә эләккән кеше белән элемтә өзелергә мөмкин. Аңлашыла: медицина вәкилләренең дә телефон янында гына утырырга вакытлары булмаска мөмкин. Моңа карап кына сырхауның туганнарының борчуы басылмый бит. Андый очракта нишләргә?

Татарстан буенча Росздравнадзор идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова әйтүенчә, күп сораулар мәгълүмат җитмәгәнлектән туа. «Табиб серен саклау дигән төшенчә. Шуңа да барлык хәлләр турында мәгълүмат тарату мөмкин түгел. Бу гадәти чорда да, пандемия вакытында да шулай. Моңа да карамастан, кизү торучы хезмәткәр, колл-үзәк булдыру зыян итмәс иде. Борчылып торганнарны тынычландырырга кирәк бит», – диде ул. Сырхаулар бу сорау белән идарәнең «кайнар элемтәсе»нә (8(843) 292-54-37) дә мөрәҗәгать итә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре