24 сентябрь көнне район хакимияте йортының актлар залында бишенче чакырылыш Апас район Советының беренче утырышы булып узды.
Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, Республика Рәисе Аппараты вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, ветераннар, дин әһелләре, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Утырыш башында, район Уставы нигезендә, аның эшен Дәвеш авыл җирлегеннән иң өлкән депутат – Хәйдәр Булатов ачты һәм алып барды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Айрат Җиһаншин кандидатурасын район башлыгы вазыйфасына тәкъдим иттеләр һәм ул бертавыштан сайланды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез