Газетага язылу

Айрат Сәмигуллин: «Авариядә баласын югалткан әти-әнине күзәтеп тору гына да бик авыр»

Сезон башланырга да өлгермәде, Татарстанда инде мототранспорт катнашындагы авариялар һәм хәтта бер үлем очрагы бар.

Эчке эшләр министрлыгының ДАИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр итүенчә, әлегә бу төр транспорт катнашында унбер авария теркәлгән. Аларда бер кешенең гомере өзелгән һәм ун кеше зыян күргән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, авариялар кимегән. Гомумән алганда, 2025 елда мондый 277 юл һәлакәте теркәлгән булган. Аларда унҗиде кеше һәлак булган, 305е зыян күргән.

– Юлларда мототранспорт бик күп. Аларны бик җайлы гына сатып алырга була. Балигъ булмаганнар да күп йөри, ә аларның тәҗрибәсе юк. Һәр юл һәлакәте – очраклылык түгел, ә юл-транспорт кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсе. Мотоцикллар – куркынычсыз транспорт түгел, алар белән авариягә очраганда кеше сәламәтлегенә һәрвакыт зыян килә, – ди ул.

Соңгы елларда бигрәк тә балалар катнашындагы аварияләр саны арта. Инде хәзергә бер очрак теркәлгән. Узган ел исә мототранспортка утырган балалар 41 тапкыр авариягә эләккән. Бер бала һәлак булган. Кырыгына зыян килгән.

– Күпләр питбайкны мотоцикл белән бутый. Әмма бу спорт инвентаре гына: аның белән бары тик махсус мәйданчыкларда йөрергә ярый, гомуми файдаланудагы юлларга чыгу тыела, – ди Айрат Сәмигуллин.

Шушыларны искә алып, ДАИ идарәсе балалары мототранспортта авариягә эләгеп зыян күргән ата-аналарга җинаять эше кузгатырга тәкъдим итә. Әлеге вакытта мототранспортта юл фаҗигасенә эләккән балаларның ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла. Быел 15 яшьлек баласы шундый авариягә юлыккан ир-атка транспортын биреп торган өчен штраф түләргә туры килгән.  

– Әти-әниләрнең балаларына мондый транспорт чараларын сатып алуы елдан-елдан арта. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә. Һәр очрак – әти-әни өчен фаҗига. Балаңның һәлак булуы – иң зур кайгы. Һәм, кызганыч, бу фаҗигаләрдә күп очракта үзләренең җиңел уйлавы сәбәп була. Минем үзем дә бала һәлак булган авария урыннарына барам. Газизен югалткан әти-әниләрнең дә хәлен күргәнем бар. Чынлап әйтәм, бу хәлләрне күзәтеп тору гына да бик авыр, – ди Айрат Сәмигуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре