Хәзер киләчәккә, үткәнгә хат язу кебек нәрсәләр бик популяр. Ә менә Айваз Садыйров бер айлык кызына хат язган.
Кадерле кызым! Газизәм!🌺 Син бу юлларны аңларлык яшькә җиткәч укырсың, дип ышанам. Ул вакытка шушы ук сүзләрне күзеңә карап әйтергә җөрьәт итәрменме, белмим. Шуңа күрә ачык хат язасы иттем үзеңә📝
 Беренчедән, мин бик бәхетле! Синең булуыңа!
 Мондый бәхет өчен Раббыбыга чиксез рәхмәтле!🙏🏻
– Алдагы юлларны теләкләрем, нәсыйхәтләрем итеп кабул ит:
✨Белем ал. Синең беренчел белемең турында без кайгыртырбыз. Үзең мөстәкыйль булгач та, белемеңне арттырудан туктама!
 ✨Укы, дөньяны өйрән, сәяхәт ит.
 ✨Гадел бул! Гаделлекнең нәтиҗәсе гел уңай булмас. Түз! Ахыр чиктә шул гаделлек үзеңә меңе белән кайтачак.
 ✨Кешеләрне хөрмәт ит. Үзеңне хөрмәтләмәүгә юл куйма!
 ✨Туганлык җепләрен сакла! Аллаһ насыйп итсә, эне-сеңелләрең булыр. Алар белән араларны берүк өзә күрмә!
 ✨Безгә - әти-әниеңә ачу килгән, безнең белән килешмәгән чакларың булыр. Тик бел - безнең гамәлләр сиңа яхшылык теләп, үзебезнең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып эшләнер.
 ✨Дәү әти-дәү әниләреңне сөендереп тор. Бу вакытка алар өлкән яшьтә булыр. Аларны күреп калган һәр көнең кадерле...
 ✨Гафу итәргә һәм гафу үтенергә өйрән. Бу сыйфатлар сиңа гомер буе кирәк булачак.
 ✨Телебезне онытма! Син татар кызы! Әйе, синең заманда туган телеңне һәрдаим кулланырга мөмкинлекләр азрак булыр, дип куркам... Ни генә булмасын, үзең һәм балаларың татарча белергә тиеш! Бу минем катгый сүзем!
 ✨Динебез Ислам кушканча яшә. Бар җитди сорауларыңа да җавапны динебез бирә ала. Бу дөньяда дөрес, матур яшәүнең ысуллары да динебездә.
 ✨Булачак иреңне сайлаганда, мәхәббәттән тыш, акыл белән эш ит. Мин алда санап киткән ике пунктта охшаш булыгыз. Үзең олы тормышка аяк баскач, белеп тор: ир-ат ул - ракета булса, хатын-кыз аның ягулыгы. Ракетага нинди ягулык салуга карап, чиксез галәмнәргә барып җитәргә була, очып барганда шартларга да мөмкин. Зирәк хатын бул!
 ✨Тормыш ничек кенә бармасын, бел, без сине бик яратабыз!❤️
Кызым, мин яхшы әти булырга тырышырмын. Дөрес, моның нәрсә аңлатканың төгәл белеп тә бетермим әле. Үзем гаиләмдә нәрсә күрдем, күңелем, иманым нәрсә куша - шуларга таянырмын дип торам.
2021 елның март аеннан, синең бер айлык вакытыңнан - сиңа, киләчәккә ялкынлы сәлам!✋🏻 Яраткан әтиең❤️, - дигән Айваз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез