Газетага язылу

Айзатуллин: «Бизнес тарихи һәйкәлләрне торгызырга ашкынып тормый»

Төзелеш тарихи мохиткә туры килергә һәм шул ук вакытта икътисадый яктан үзен акларга тиеш. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм төзелеш министры Марат Айзатуллин БРИКС халыкара төзелеш атналыгы кысасында узган «Ребус» форумының пленар утырышында әйтте.

Министр фикеренчә, ярдәм чараларына карамастан, бизнес һәйкәлләрне торгызырга ашкынып тормый. Төп сәбәбе – эшнең бәясе югары.
«Девелоперлар һәйкәлне торгызырга ашкынып торалар дип уйламыйм: бу эшнең бер квадрат метры бәясе 350 мең сумнан башлана, без якынча шулай исәплибез. Моның нәрсә белән тәмамланачагы да тәгаен билгесез һәм соңыннан бу объект белән нәрсә эшләргә – бу да зур сорау уята», – диде Марат Айзатуллин.
Министр сүзләренә караганда, күп кенә компанияләр өчен үзәктә реставрацияләү эшләрен башкару – ул акчаны отышлы итеп эшкә җигүгә караганда, үзең турында белдерү мөмкинлеге.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре