Газетага язылу

Айзатуллин: «Татарстан торак төзелешендә үсеш күрсәткечләрен саклап калырга омтыла»

Татарстан бишенче ел рәттән 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзи. Узган ел рекордлы күрсәткечкә ирешеп, 3,5 миллион квадрат метрдан күбрәк торак кулланышка тапшырылды.

Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.

“Татарстан бишенче ел рәттән 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзи. Узган ел рекордлы күрсәткечкә ирешеп, 3,5 миллион квадрат метрдан күбрәк торак кулланышка тапшырылды. Россия Төзелеш министрлыгының бу елга планы – 3 миллион 175 мең квадрат метрдан да ким булмаган торак төзү. Әмма республика үсеш күрсәткечләрен саклап калырга һәм ким дигәндә узган ел дәрәҗәсенә чыгарга яисә планны аннан да артып үтәргә омтыла”, – диде министр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре