Газетага язылу

Айзатуллин: «Татарстанда быел биш яңа мәктәп ачылачак»

Татарстанда быел биш яңа мәктәп ачылачак. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.

"Татарстанда 215 ләп мәгариф объектында эш алып барыла. Шул исәптән республикада быел биш мәктәп һәм ике өстәмә уку корпусы төзеләчәк. Яңа ачылачак мәктәпләрнең иң зурысы Казандагы "Спортивная" торак комплексында сафка басачак. Ул 1,5 мең урынга исәпләнгән. Аны майда төзи башладык. Эшне ел азагында бетерәчәкбез. Һәркайсы 500 урынга исәпләнгән өч мәктәп Әгерҗедә, Минзәләдә һәм Кукмарада төзелә. Алар 1 сентябрьдә үк үз ишекләрен ачачак. Буада 192 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше дә 1 сентябрьгә тәмамланачак", - диде министр.

Марат Айзатуллин әйтүенчә, тармакта капиталь ремонт өлкәсендә дә күләмле эш башкарыла. "Барлыгы 205 мәгариф объектында капиталь ремонт бара. Шул исәптән, 77 мәктәп, 67 азык-төлек блогы, 30 балалар бакчасы төзекләндерелә. Аларның күбесендә эшләр тәмамланды инде", - диде министр. 

Быел республикада 820 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзеләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре