Айзилә Вахитова: «Мин – җырга-моңга, тормышка гашыйк кеше»

Туган көне: 30 сентябрь1998 ел
Туган урыны: Алабуга шәһәре
Белеме: Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте
Эш урыны: Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте

Бу ялларда Инстаграм 8 Март «чәчәкләр»е һәм танылган кавер остасы Айзилә Вахитованың үз туенда башкарган җыры белән тулган иде. Әйе, Айзилә кияүгә чыккан. Бәйрәм алдында, 7 март көнне Чаллы шәһәрендә Вахитовлар белән Мирсаевлар гаиләсе туганлашкан. Айзилә булачак ире белән ничек танышкан? Гомумән, аның тагын нинди яңалыклары бар?

– Айзилә Вахитова кем ул?
– Мин – җырга-моңга, тормышка гашыйк кеше. Хәзерге көндә әти-әниемә төпчек бала, апаларым өчен сөекле сеңел һәм, әлбәттә, 6 марттан бирле иремнең хәләле. Ирем өчен мин терәк булырга тырышам. Шулай ук мин – җырчы да, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укытучы.

– Хәзер әле сөекле хатын да. Булачак ирең белән кайда таныштыгыз?

– Без классташым аркылы таныштык. Классташым да, ирем дә – көрәшчеләр, бәйгедә танышканнар. Шулай итеп, бер-беребез турында сорашып, социаль челтәрләрдә танышып китеп, аралаша башладык. Исеме Ильназ, Яр Чаллы шәһәреннән. Ул иҗат кешесе түгел, эшмәкәр.

– Ул синең җырчы икәнеңне белә идеме? Моңа ничек карый?

– Җырчы икәнемне белә иде. Иҗатка уңай карый, мине һәрвакыт хуплап тора.

– Концертлар белән гастрольгә чыгарга уйлыйсыңмы?

– Киләчәктә, бәлки, үз концертларым булыр.

– Гомумән, киләсе 5 елны ничек күз алдыңа китерәсең: өйдә ире эштән кайтканны көтеп утыручы хуҗабикәме, әллә...?

– Киләсе 5 ел турында берни дә әйтә алмыйм, чөнки без бүген яшәргә тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, иҗатны ташлап, өйдә ирен көтеп утыручы хуҗабикә булырга уйламыйм, ирем моны аңлый һәм каршы түгел. Теләгең булса, иҗатка да, гаиләгә дә вакыт җиткереп була.

– Син көйләр язасың. Кайберләрен сатуга дип Инстаграмга да урнаштырасың – алучылар бармы? Бәясен ничек куясың?

– Көйләр язам, Аллага шөкер! Алучылар бар, бәясе сер булып калсын.

– Синең төп эш урының бармы?

– Төп эш урыным – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте.

– Айзилә Вахитова буларак танылдың – фамилияңне үзгәртәчәксеңме?

– Айзилә Вахитова булып иҗат итәчәкмен. Ә паспортта иремнең фамилиясе булачак: Айзилә Мирсаева!

Лиана Мәрданова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

җырчы Лиана Мәрданова җыр «Кем җырлады?» Айзилә Вахитова

Көн хәбәре