"Ак Барс" "Авангард"ка плей-офф сериясенең беренче уенында оттырды

"Ак Барс" Казанда Көнчыгыш конференция финалының беренче матчында "Авангард"ка (1:3) оттырды.

Казан командасы составында бердәнбер алка белән Кирилл Петров билгеләнде, моңа кунаклар Кирилл Готовецның, Кирилл Семеновның һәм Клим Костинның голлары белән җавап бирделәр.

Бу җиңү нәтиҗәсендә Омск командасы сериядә 1:0 исәбе белән алга чыкты. 5 апрельдә көндәшләр Казанда икенче очрашу уздырачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

спорт КХЛ Ак барс хоккей

Көн хәбәре